news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2020 елда кайсы көннәрдә ял итәчәкбез?

2020 елда кайсы көннәрдә ял итәчәкбез?

news_top
2020 елда кайсы көннәрдә ял итәчәкбез?
Россия хөкүмәте 2020 елга ял көннәре календарен тәкъдим итте.

1-8 гыйнварга кадәр ял итәчәкбез. 4се һәм 5се шимбә һәм якшәмбе, алар 4нче һәм 5нче майга күченә. Шулай итеп, май башында каникул көтелә - 1, 2, 3, 4, 5 май. Ә Җиңү бәйрәме вакытында өч көн ял көтелә  - 9, 10, 11 майлар. 

Шулай ук 22, 23, 24 февральдә һәм 7, 8, 9 майда, Россия көнендә - 12, 13, 14 июньнәрдә өч көнлек яллар булачак. 

Ә менә халыклар бердәмлеге көнендә - 4 ноябрьдә бер генә ял көн булачак. 

Моннан тыш Татарстанда 30 август (Республика көне), Корбан һәм Ураза гаете бәйрәмнәре ял көн булырга тиеш. Корбан бәйрәме 30 июльгә (чәршәмбе), Ураза гаете 24 майга туры килә (якшәмбе). 30 август та ял көненә туры килә. 

Татарстанда билгеләп үтелә торган бәйрәм көннәре турында мәгълүмат (30 августтан кала) төгәл түгел, ул әле хөкүмәт тарафыннан расланмады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар