Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәнге ашка нинди ризыклар ашарга ярамый?

Иртән организмга билгеле бер күләмдә майлар керү кирәк.

news_top_970_100
Иртәнге ашка нинди ризыклар ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Иртәнге ашка билгеле бер ризыкларны ашау сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Бу турыда медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Юлия Чехонина «Говорит Москва» радиосында сөйләде.

Эремчек алганда, аның майлылыгына карарга кирәк. Сырник ясаганда майлылыгы азрак булган май алыгыз. Табиб иртән кыздырылган ризык ашамаска куша. Бу очракта симерү һәм шикәр авыруы, бавыр авырулары килеп чыгарга мөмкин, дип яза РИА Новости.

«Югары майлылык холецистит, панкреатит, үт куыгында таш авыруларын кискенләштерә. Үт куыгы бик еш кыскара башлый, ташлар булса, хирург өстәленә туры юл була», — ди табиб.

Җиләк-җимешләрне компонент буларак кына иртәнге ашка кушарга ярый. Иртәнге рационда башка продуктлар булмау аксым җитешмәүгә китерә. Бөтен кеше дә җиләк-җимешне ач карынга үзләштерә алмый, диарея барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә аларны эремчек яки йогыртка кушарга ярый.

Майсызландырылган ризыкларны ашау мәгънәсе юк, дип саный медицина фәннәре кандидаты. 

«Иртән организмга билгеле бер күләмдә майлар кирәк. Алар үт куыгының эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Бу исә төнлә җыелган артык үт сыеклыгыннан арынырга ярдәм итә», — ди табиб.

Чехонина сүзләренчә, организмга зур булмаган күләмдә «яхшы майлар» кирәк. Бутербродлар иртән ашау өчен яхшы вариант түгел, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100