Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туңган, өшегән очракта нишләргә?

Алкоголь ярдәмендә «җылыну» авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Туңган, өшегән очракта нишләргә?
https://pixabay.com

Кыш көннәрендә туңу, өшү сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Салкында кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, физик ару-талу, ач булу, озак вакыт хәрәкәтсез тору, организмның хәлсезләнүе һ.б. нәтиҗәсендә кеше өшергә мөмкин. Шуңа күрә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Салкында озак йөрергә җыенганда берничә кат кием киегез — алар арасында һава җылыны саклап калачак. Үзегез белән өстәмә кием алырга була, артыгын һәрвакыт салырга мөмкин.

Ашап чыгыгыз, бәлки, организмга салкынга каршы торыр өчен күп энергия кирәк булыр.

Үзегез белән термоста кайнар чәй алыгыз.

Алкоголь ярдәмендә «җылыну» авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, чөнки ул җылылык иллюзиясен генә бирә: кан тамырлары киңәя, шул рәвешле җылылык күбрәк бирә, ә аннары кискен тарая, шуның нәтиҗәсендә аяк-куллар туңа. Аяк-кулларны ампутацияләүгә китергән туңуларның күбесе исерек хәлдә була.

Беренче ярдәм туңуның дәрәҗәсенә, организмның суынуы, яшькә бәйле рәвештә күрсәтелә. Беренче чиратта, зыян күрүчене җылыга кертергә, кием-салым, аяк киемнәрен салдырырга кирәк. Өшегән аяк-кулларны кайнар суда, ачык ут янында, батареяда тотарга киңәш ителми, чөнки тән тиресенә өстәмә зарар килергә мөмкин. Зыян күрүчене юрган белән төреп җылытырга кирәк. Кайнар чәйләр, җылы ризык бирергә киңәш ителә. Өшегән урыннарны кар белән ышкырга, спирт эремәләре, майлар белән сөртергә ярамый.

Каты туңган, өшегән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100