Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы?

Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.

news_top_970_100
Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы?
https://pixabay.com

Бакчачылар әллә ниләр уйлап табарга хирыс. Үсентеләрне йомырка кабыгына да, чәй пакетларына да утырталар икән. «АиФ» сайты белешмәсе буенча, үсентене болай үстерү бик катлаулы.

Йомырка кабыгы ватыла, чәй пакетигы кырыйга ава. Аларны аслыкка — йомырка сала торган савытка яки конфет тартмаларына куярга туры килә. Бераздан үсентеләрнең үсеше туктала. Чөнки аларның тамырына урын җитми башлый. Өстәвенә, чәй пакетиклары бик тиз кибә дә әле. Үсенте дым, ашлама җитмәүдән интегә, аннары үлә.

Шуңа күрә үсенте үстерү өчен дөрес савыт сайларга кирәк. Стакан, каймак, йогырт, салат савытларын куллану хәерле. Орлык утыртыр алдыннан, аларны әйбәтләп юарга онытмагыз, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100