Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә бөтнекле чәй эчәргә ярамый?

«Ир-атларның либидосы кимергә мөмкин», — ди Тихомирова.

news_top_970_100
Кемнәргә бөтнекле чәй эчәргә ярамый?
https://pixabay.com

Кан басымы түбән булган кешеләргә бөтнек ярамый, ул гипотензив үзлекләргә ия. Бу турыда нутрициолог Мария Тихомировага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, кан басымы түбән булса, бөтнек кулланмаска кирәк. Өстәвенә, бөтнек варикозлы кешеләргә зыянлы.

«Ир-атларның либидосы кимергә мөмкин. Хатын-кызлар бәбигә узарга җыенса, аларга да бөтнек кулланудан тыелырга кирәк», — ди Тихомирова.

Башкалар өчен бөтнек файдалы. Ул эчәклектә авырту, баш авырту булганда да ярдәм итә. Шулай ук антибактериаль үзлекләре дә бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100