Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдәге интернет роутерын төнгә сүндерергә кирәкме?

«Wi-Fi га кешеләр һөҗүм итә алса, аны төнгә сүндерүдән мәгънә булыр иде», - ди белгеч.

news_top_970_100
Өйдәге интернет роутерын төнгә сүндерергә кирәкме?
https://pixabay.com

Иминлек буенча белгечләр Wi-Fi-роутерны төнгә сүндереп калдыру ихтыяҗы булмавын аңлата. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

«Халык өчен кибериминлек» компаниясе директоры Олег Седов сүзләренчә, Wi-Fi-роутерга кешеләр һөҗүм итсә, аны төнгә сүндерүдән мәгънә булыр иде. Белгеч һөҗүмне роботлар башкаруын, ә алар өчен көн белән төннең аермасы булмавын әйтә.

Седов гади кибергигиена кагыйдәләрен үтәргә, кушымталар һәм җайланмаларда иминлек программаларын куярга өнди.

Тагын бер белгеч — Луис Корронс та роутерны төнгә сүндерүдән мәгънә юк дип саный. Wi-Fi-роутерны ватып керү өчен җинаятьче Челтәр зонасында булырга тиеш. Эксперт иминлек өчен киңәшләр бирә. Ул роутер көйләнмәләрендә стандарт исемнәр һәм парольләрне алмаштырырга кирәк, ди. Аеруча чит кешедән роутер алсагыз, логин-парольне үзгәртергә кирәк.

Шулай ук башкалар ватып керә алмасын өчен, WPA2 һәм WPA3 шифрлау мөмкинлеген сүндермәгез. Хакер башка компьютердан читтән торып керә алмасын өчен, роутер көйләнмәләрендә читтән торып администрацияләү мөмкинлеген сүндерегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100