Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минераль суның нинди зыяны бар?

Минералканы табиб күрсәтмәсеннән башка эчәргә ярамый.

news_top_970_100
Минераль суның нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Шифалы минераль суны (лечебно-минеральная) табиб күрсәтмәсеннән башка эчмәү хәерле. Бу турыда диетолог Елена Соломатина Говорит Москва радиостанциясенә интервьюда әйткән. РИА Новости шул хакта язды.

Табиб сүзләренчә, сәламәт кешегә бер тапкыр шифалы су эчүдән зыян юк.

«Даими рәвештә шифалы су эчкән вакытта, организмда билгеле бер концентрациядәге тозлар белән туену барлыкка килә. Судагы тозлар бер кешегә кирәк булырга мөмкин. Ә билгеле бер авырулары булган икенче кешегә минераль су зыян китерүе дә ихтимал», — ди белгеч.

Соломатина сүзләренчә, сәламәт кешеләргә шифалы минераль суны көн саен эчмәү хәерле ә авыру кешеләргә — бөтенләй дә кирәкми. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә мондый суны бары тик табиб күрсәтмәсе буенча гына эчәргә ярый.

«Мин юллама белән курортка килгән кешеләрнең гел су эчәргә баруын күзәткәнем бар», — ди табиб һәм болай эшләргә ярамавын искәртә.

Аш, шифалы-аш һәм шифалы (столовая, лечебно-столовая, лечебная) сулар була. Алар минераллар дәрәҗәсе буенча аерыла. «Аш суын чиксез эчәргә була, шифалы-аш суы белән мавыгырга ярамый, ә шифалы суның исеме үк дәвалый дигәнне аңлата», — ди диетолог.

Әгәр шифалы су «дөрес» булмаса, ул котыла килгән авыруны киресенчә азындырырга гына мөмкин, диелә бу 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100