Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр Covid-19 вирусын туктата торган тәмләткечне әйтте

Кара борыч составындагы пиперин дигән матдә Covid-19 вирусының үрчү һәм организмга үтеп керү сәләте өчен җавап бирә торган өлешләрен блокировкалый, ди белгечләр.

news_top_970_100
Галимнәр Covid-19 вирусын туктата торган тәмләткечне әйтте
https://pixabay.com

Кара борыч ашау коронавирус инфекциясен йоктырмаска ярдәм итәргә мөмкин. Бу турыда РИА Новости Һиндстан технология институты тикшеренүчеләренә сылтама белән хәбәр итте.

Кара борычта пиперин дигән матдә бар. Ул коронавирусның организмга үтеп керү һәм үрчү өчен җавап бирә торган өлешләрен блокировкалау сәләтенә ия. 

Эксперимент вакытында галимнәр компьютерда модельләштерү ысулы белән 30 төрле тәмләткечне анализлаган. Аларның күбесе «S аксымы» һәм төп протеаза белән берегүе ачыкланган. Бу аксым вируска хуҗа-күзәнәк рецепторына ябышырга ярдәм итә. Төп протеаза исә вирусның үрчүе өчен җавап бирә. Шулай да тәмләткечләрдәге матдәләрнең иң активы пиперин булуы ачыкланган.

Галимнәр сүзләренчә, кара борычтагы бу матдә аңа әче тәм һәм ис бирә.

Россия белгечләре әлеге механизм компьютер моделендә генә түгел, тормышта да эшли дип саный. Моны ачыклау өчен тормышта тикшеренүләр уздырырга кирәк. Белгечләр искәрткәнчә, кара борыч иммунитетны ныгыта, үзе дә салкын тиюгә һәм вирусларга каршы чара булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100