Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл чөгендерне кайчан алырга? 

Никадәр соңрак алсагыз, чөгендер шуның кадәр баллырак булачак. 

news_top_970_100
Кызыл чөгендерне кайчан алырга? 
pixabay.com

Кызыл чөгендер — җылы яратучы яшелчә. Аны салкыннар башланганчы түтәлдә калдырырга кирәкме? Чөгендерне кайчан алырга? Бу турыда Яндекс.Дзен яза.

Сентябрь аенда чөгендер үсми, түтәлдә утырып, шикәрләнә генә. Никадәр соңрак алсагыз, чөгендер шуның кадәр баллырак булачак.

Әгәр коры, матур көннәр тора икән, чөгендерне алырга ашыкмагыз. 5 градусларга кадәр чөгендерне түтәлдә калдырырга була. Ләкин сентябрь аенда төнлә җиргә салкын төшә башлый. Шул беренче салкыннар вакытында туңарга өлгерсә, чөгендер кышын сакланмаячак. Аны, алу белән үк, төрле салатлар ясау өчен кулланып бетерү зарур. 

Озак кына коры һава торышы сакланып, кинәт яңгырлар башланса, чөгендер яңа ак тамырлар җибәрә башлый. Ул яңадан үсә башлау стадиясенә кайта. Бу яшелчәнең тәменә һәм сыйфатын начар тәэсир итәчәк.

Чөгендерне казып алганнан соң, яшелчәнең кабыгы тыгызлансын өчен, бер-ике атна ышык урында тотарга кирәк. 

Әгәр соңрак алырга туры килсә, аны яңгырлардан пленка каплап сакларга була. Чөнки җир коры булса, чөгендер яңадан тамыр җибәрмәячәк. Пленка чөгендерне төнге салкыннардан да саклый. Бу очракта, аны сентябрь ахыры яки октябрь башында гына да казып алырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100