Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Начар гадәтләр аркасында гаилә таркалган очракта нишләргә?

Ир яки хатынның берсе икенчесен эшкә сәләтсез дип тану турында судка мөрәҗәгать итә ала.

news_top_970_100
Начар гадәтләр аркасында гаилә таркалган очракта нишләргә?
https://pixabay.com

Исерткеч эчемлекләр куллану еш кына никахларның таркалуына сәбәп була. Татарстан прокуратурасы никахны һәм гаилә бюджетын саклап калу өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында төп тәкъдимнәр бирә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Ир белән хатынның берсе икенчесен эшкә сәләтсез дип тану турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу категориягә азартлы уеннар белән мавыгу, исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үз гаиләләрен авыр матди хәлгә куйган (Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 30 маддәсе) гражданнар эләгә. Тормыш иптәше өстеннән попечительлек билгеләнә, әмма ул мөстәкыйль рәвештә вак көнкүреш килешүләрен башкарырга хокуклы.

Башка килешүләрне ул попечитель ризалыгы белән генә эшли ала. Әмма мондый граждан үзе кылган килешүләр буенча һәм аларга китерелгән зыян өчен мөстәкыйль рәвештә мөлкәти җаваплылык йөртә. Попечитель хезмәт хакын, пенсияне һәм эшкә сәләтле булуда суд тарафыннан чикләнгән гражданның башка керемнәрен, Гражданлык кодексының 37 маддәсендә каралган тәртиптә опекага алынган кеше мәнфәгатьләрендә ала һәм тота, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100