Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмалар сусыл булсын өчен, алмагачка нәрсә сибәргә?

Июльнең беренче яртысында алмагачны тиешенчә тукландырсаң, алмалар баллы һәм сусыл булыр.

news_top_970_100
Алмалар сусыл булсын өчен, алмагачка нәрсә сибәргә?
Алсу Гатауллина

Июль аенда җиләк-җимеш агачларына аеруча тәрбия кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Алмалар сусыл һәм баллы булсын өчен, алмагачларны июльнең беренче яртысында өстәмә тукландырырга кирәк.

100 грамм прессланган чүпрәне 10 литр суда җебетергә. Яхшылап болгаткач, шушы эремәне алмагач тамырларына сибеп чыгарга.

Бер алмагачка 5 литр эремә җитә.

Мондый эремәне ике атнага бер тапкыр сибегез, алма өлгерә башларга ике атна кала әлеге тукландыруны туктатыгыз.

Чүпрәле эремәдә янтарь кислотасы була, анда туклыклы матдәләр бик күп. Бу — органик формадагы калий, азот, фосфор.

Чүпрәле эремә алмагачларны черек авыруыннан да саклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100