Нинди авыру булганда мунчага керергә ярамый? | intertat.tatar

Нинди авыру булганда мунчага керергә ярамый?

Глаукомасы булган кешеләр мизгел эчендә сукыраерга мөмкин.

Мунчага керү глаукома авыруын кискенләштерергә мөмкин. Бу турыда офтальмолог Дмитрий Дементьев «Россия 1» каналына интервьюда сөйләде.

Аның сүзләренчә, глаукома — куркыныч авыру, ул мизгел эчендә сукыраюга китерергә мөмкин, дип яза РИА Новости.

«Глаукомасы булган яки күз эчендәге параметрлары анатомик яктан кысылган кешеләргә мунчага кермәү хәерле», — дип кисәтә табиб.