Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк аткач, чия ботаклары корый башласа, нишләргә?

Җылы һәм карсыз кыш, салкын һәм дымлы яз чия агачларына начар тәэсир итте.

news_top_970_100
Чәчәк аткач, чия ботаклары корый башласа, нишләргә?
https://pixabay.com

Чәчәк аткач, ботаклары корый башласа, чияләр монилиоз дигән куркыныч авыру белән авырый. Ләкин агачны коткарып була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Монилиоз авыруы булганда, чәчәк атканнан соң, чия ботаклары корый башлый. Агач бөтенләй үләргә дә мөмкин. Корый башлаган ботакларны кисеп атыгыз. Яңгырлар бетүгә үк, фунгицид сибегез. Мондый препаратлар эссе һавада яхшы тәэсир итә. 

Авыру бетмәсә, ун көн саен тагын өч тапкыр фунгицид сибегез.

Монилиоз булмасын өчен агачның иммунитетын ныгытырга кирәк. Өстәмә ашлама сибегез, көз көне корыган, авыру ботакларын кисеп ташлагыз, даими рәвештә фунгицид препаратлар кулланыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100