Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юрий Гагарин космоста нәрсә ашаган?

Каты ризыкларны бер кабуда йотарлык итеп шарчыклар формасында ясаганнар, сыекларын теш пастасы кебек савытларга тутырганнар.

news_top_970_100
Юрий Гагарин космоста нәрсә ашаган?
Илнар Төхбәтов

Кичә галәмгә беренче кеше - совет космонавты Юрий Гагарин очканга 60 ел тулды. Ул космоста 108 минут кына булса да, корабка ризыклар да салып җибәргәннәр. Совет космик медицинасы өлкәсендәге галимнәр туклану өчен уникаль диета уйлап тапкан. Беренче космонавтлар галәмдә ашаган ризыклар турында РЕН ТВ хәбәр итте.

Ит, ипи, башка ризыкларны авырлык югалу халәтендә тикшергәннәр, су һәм сокларны эчү ысулын өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә, барлык ризыкның кисәкләргә бүленеп очып бетүе ачыкланган. Сыеклык исә вак шарчыклар рәвешендә таралып беткән. 

Беренче космонавтлар Юрий Гагарин һәм Герман Титов өчен ризыкларны паштет, соус һәм пюре формасында ясаганнар. Аларны 160 граммлы тубларга тутырганнар, тублар теш пастасы тюбигы формасында булган. 

Беренче ике космик кораб бортында галәмгә ит һәм бавыр паштеты, ит, ярма, кузгалак һәм кара җимештән пюре, җиләк-җимеш сокларын тубларга салып озатканнар.

Шоколадлы эретелгән сырны, шоколад соусы һәм сөтле кофены да шул рәвешле итеп — тубларга салып җибәргәннәр.

Каты ризыклардан ипи, ысланган колбаса, шоколадлы драже, лимон кисәкләре булган. Аларны бер кабуда йотарлык итеп кечкенә шарлар рәвешендә ясаганнар.

Аннары беренче космик очыш вакытында тупланган тәҗрибә ярдәмендә очучылар өчен дә диета уйлап тапканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100