Сатып алганнан соң яңа киемне юарга кирәкме? | intertat.tatar

Сатып алганнан соң яңа киемне юарга кирәкме?

Сатып алганнан соң киемдәге буяуны һәм башка химикатларны бетерү өчен аны юарга кирәк.

Белгечләр яңа киемне беренче тапкыр кияр алдыннан юарга киңәш итә. Бу анда җыелган тузанны, пычракны бетерер өчен генә түгел, ә медицина ягыннан да хуплана. Бу хакта дерматовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Ирина Скорогудаевага сылтама белән «АиФ» басмасы яза.

Сатып алганнан соң киемдәге буяуны һәм башка химикатларны бетерү өчен аны юарга кирәк. Бу бигрәк тә эчке киемгә кагыла.

«Элек дерматологлар тиренең мөгезкатлавы аша берни дә үтеп керми дип әйтә иде. Хәзер тән тиресенең үткәрүчәнлеге дәлилләнде. Без күп юынабыз, ПАВлары шактый агрессив булган юыну чаралары кулланабыз, бу ПАВлар хәтта юганнан соң да киемдә кала. Без тирлибез, тәнгә тиеп торган кием юешләнә һәм бу дымлы тирәлектә буягычлар тиренең тагын да тирәнрәк структураларына үтеп керергә сәләтле», — диде табиб.

Дерматолог әйтүенчә, буягыч матдәләр аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, бу буяулар тире тукымаларында онкология дә чыгарырга сәләтле.

«Консервантлар, буяулар, ароматизаторлар ксенобиотиклар төркеменә керә. Алар кешедә шундук турыдан-туры рак китереп чыгармый. Әмма ксенобиотиклар безнең организм өчен чит-ят кушылмалар булып тора. Бу химик кушылмалар тирегә үтеп кереп, организмда еллар бу детоксикация системасының (организмдагы токсиннарны җиңелрәк чыгарырга ярдәм итә торган ферментатив процесслар) эшчәнлеген бозып, аны „тыгылдыра“. Бу организмдагы метоболизм процессларда тайпылышлар китереп чыгарырга һәм соңыннан онкология авыруларына китерергә мөмкин», — диде Ирина Скорогудаева.

Скорогудаева әйтүенчә, буяуларның зыяны аларның сыйфатына, тукыманың ничек буялуына, буяу өчен нинди химик агент куллануга бәйле.

«Бөтен буяулар да ксенобиотик түгел, организм өчен башта ук зарарлы булган матдәләр дә бар. Буяуларда авыр металлар да булырга мөмкин. Анилин буягычлар агрессив химик кушылмалар булып тора», — дип сөйләде дерматолог.