news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Брокколи – йөз чиргә бер дәва?

Брокколи хәтта аутизм белән чирләүчеләргә дә нык ярдәм итә икән.

news_top
Брокколи – йөз чиргә бер дәва?
https://pixabay.com/ru

Брокколины еш кына кәбестәләрнең патшасы дип атыйлар, чөнки әлеге яшелчәнең мең дә бер файдасы бар. «AYZDOROV.RU» сайты хәбәр иткәнчә, брокколи яман шештән саклый, иммун системасын ныгыта, диабетка каршы көрәшүдә ярдәм итә.

Шулай ук әлеге яшелчәнең сөякләрне ныгытуын, салкын тиюгә каршы көрәшүен дә билгеләп үтәләр. Брокколи тумыштан булган дефектлардан да саклый икән. Брокколида сульфорафан дигән матдә бар — аутизм белән чирләүчеләрнең, брокколи ашаганнан соң, вербаль аралашулары һәм социаль хезмәттәшлекләре яхшыруы күзәтелгән.

Шулай ук брокколи кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә булыша, йөрәк авырулары белән көрәшә, кан басымын көйли, дип җиткерә галимнәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар