Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы ризыклар йөрәк өчен иң куркынычы?

Табиб сүзләренчә, үсемлек һәм терлек аксымнары, тарттырылмаган бөртекләр булган ризыклар файдалы була.

news_top_970_100
Кайсы ризыклар йөрәк өчен иң куркынычы?
pixabay.com/ru

Фастфуд һәм ярымфабрикатлар йөрәк өчен иң куркыныч ризыклар булып санала. Бу хакта гастроэнтеролог Нурия Диановага сылтама белән РИА Новости яза.

Табиб аңлатканча, фастфуд - югары рафинадлы һәм майлы ризык. Аларда күп күләмдә тоз, шикәр була һәм аларны кыздырып әзерлиләр, бу да файдалы түгел.

Рафинадланган ризыкларны күп ашау авырлык артуга китерә. Мондый ризыкларда трансмайлар да бик күп күләмдә була, ә болар йөрәк-кан тамырларының төп дошманы. Алар атеросклероз барлыкка китерә яки инде булганын көчәйтә.

Моннан тыш, алар тамырларның стенкаларына тискәре йогынты ясый, алар зәгыйфьләнә һәм бу инсульт, инфаркт китереп чыгара.

Сәнәгать өлкәсендә җитештерелгән ризыклар да зыянлы булып санала.

«Әлеге ризыкларның сыйфатлы булуына ышанып бетеп булмый. Мондый әйбернең төргәген җентекләп укырга кирәк», — диде табиб.

Нурия Дианова сүзләренчә, ярымфабрикатларның күбесендә шикәр була, гәрчә ул составта булырга тиеш түгел. Шулай ук составында натрий глутоматы булган терлек продуктларыннан да баш тартырга кирәк. Составта натрий глутоматы булу сагайтырга тиеш, кайвакыт әлеге тәм көчәйткеч белән нәрсәнедер «яшерергә» тырышалар.

Табиб сүзләренчә, үсемлек һәм терлек аксымнары, тарттырылмаган бөртекләр булган ризыклар файдалы була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100