Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Организмда тромб булуын үзең карап кына ничек белергә?

Тромб үпкә артериясендә барлыкка килсә, кеше коры ютәлдән интегә, сулыш алу кыен була.

news_top_970_100
Организмда тромб булуын үзең карап кына ничек белергә?
https://pixabay.com

Британия профессоры Марк Уайтли организмда тромб булуын аңлата торган билгеләр турында сөйләгән. Бу турыда Daily Express басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

«Мәсәлән, аякта ул ялкынсынган каты шеш булып күренә. Әгәр вена өстә урнашса һәм шактый зур булса, ул озын нечкә колбаса кебек була, аның өсте кызарып тора», — ди белгеч.

Тромб үпкә артериясендә барлыкка килсә, кеше коры ютәлдән интегә, сулыш алу кыен була. Кан бүленеп чыгарга, кан басымы төшәргә мөмкин. Тромбның мондый төре барлыкка килгәндә, күкрәктә авырту барлыкка килергә мөмкин.

Әгәр кан төере аякта тирән веналарда булса, аяк шешергә мөмкин. 

Тромб барлыкка килмәсен өчен күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк, ди белгеч.

«Өйдә яки көн буе офиста эшләсәгез, физик активлыксыз озак вакыт уза. Йөри алмасагыз, һичьюгы сузылып алыгыз. Тәмәке тартмагыз», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100