Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавыш үзгәрү нинди куркыныч авыру турында кисәтә?

Ике атнадан артык тавыш үзгәреп йөрсә, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_top_970_100
Тавыш үзгәрү нинди куркыныч авыру турында кисәтә?
https://pixabay.com

Тавыш үзгәрү — бик җитди симптом, ике атна чамасы тавыш үзгәргән килеш калса, онкология булуы да ихтимал. табибка мөрәҗәгать итү хәерле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Үпкә яман шеше булганда кешенең үпкәләрендә күзәнәкләр контрольсез үрчи башлый, алар башка органнарга күчә, лимфатик төеннәргә, баш миенә метастаз бирергә мөмкин. Шул ук вакытта бу авыруны диагностикалау да бик катлаулы.

«Кызганыч, үпкә яман шешенең аермачык билгеләре юк, ул таралгач кына аңлашыла. Фаразлар да артык яхшы түгел. Шуңа күрә аның беренче билгеләрен белеп тору кирәк», — ди Бөекбританиянең Үпкә яман шеше фонды белгечләре.

Аларның сүзләренчә, тавыш үзгәрү үпкә яман шешенең билгесе булырга да мөмкин. Шеш күкрәктәге бугаз нервын кысырыклап, тавыш үзгәрүе ихтимал. Бу очракта тавыш ярыларының берсе эшләми башлый, тавышта хырылдавык барлыкка килә. 

Шеш басу аркасында тавыш ярысы тиешенчә эшләмәүдән тыш, кеше йота алмый, азык һәм эчемлекләр белән тыгыла башларга мөмкин. 

Үпкә яман шешенең тагын бер таралган билгесе — сулыш органнары инфекциясе озак бетми, еш кабатлана, сәбәпсез генә тын кысыла, кан килә, күкрәк яки иңбашы авырта һәм бу авыртулар бетми.

Әлеге билгеләрне сизгәч тә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100