news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2020 елда эшсезлек буенча пособие ничә сум була?

Киләсе елда Россиядә эшсезлек буенча пособие элеккеге күләмдә калачак.

news_top
2020 елда эшсезлек буенча пособие ничә сум була?

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карардан күренгәнчә, киләсе елда Россиядә эшсезлек буенча пособие элеккеге күләмдә калачак. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Пособиенең күләме - 1,5-8 мең, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарган проекттан күренгәнчә, 2020 елда эшсезлек буенча пособие күләмен арттыру күздә тотылмый.

Росстат мәгълүматлары буенча, июнь-август айларында Россиядә эшче көчләр 75,5 миллион кеше тәшкил иткән. Шуларның 3,3 миллионы – эшсезләр, шул исәптән 24 проценты — 25 яшькә кадәрге яшьләр, 18,1 проценты — 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Эшсезләрнең уртача яше – 35,5.

РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, узган җәй нәтиҗәләре буенча эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе – Мәскәүдә, иң югарысы Ингушетиядә билгеләп үтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар