Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шешне булдырмый калуның ысулы билгеле

Иммунитет начар булу сәбәпле, яман шеш барлыкка килергә мөмкин, ди табиб.

news_top_970_100
Яман шешне булдырмый калуның ысулы билгеле
"Татар-информ" архивы

Хирург-онколог Михаил Мяснянкин «Бишенче канал» белән әңгәмә вакытында стрессның яман шеш барлыкка китерүе турында сөйләде һәм аннан котылу юлларын санап чыкты. Бу хакта РИА Новости яза

Белгеч әйтүенчә, хроник стресс иммун системасын кысрыклый. «Иммунитет начар булу сәбәпле, яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Моны аңлау бик мөһим. Стрессны тәмәке тарту, алкоголь, күп ашау белән җиңәргә тырышырга кирәк түгел», — дип кисәтте Мяснянкин.

Табиб дөрес тукланырга, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Бу үлем куркынычы янаган авыруның үсеш куркынычын киметү ысуллары булып тора, ди табиб. «Әлеге киңәшләрне үтәү тормышка начар тәэсир итә торган стрессны булдырмаска мөмкин», — дип аңлатты ул.

Мяснянкин шулай ук кызыклы шөгыльләр табарга киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100