Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмле кавынны ничек сайларга?

Кавынны кисеп карап алмау хәерле, чөнки аның составында шикәр күп, анда бактерияләр тиз үрчи.

news_top_970_100
Тәмле кавынны ничек сайларга?
https://pixabay.com

Роспотребнадзор кавын сатып алучылар өчен киңәшләр бирде. Сыйфатлы кавын бөтен була, анда таплар, ярыклар һәм бәрелгән урыннар күренми. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кавын өлгергәнме икәнен аңлар өчен суккалап карарга кирәк. Тавыш тонык булса, кавын өлгергән, тавышы шалтырап чыкса, кавын әле өлгереп бетмәгән дигән сүз. Койрыгы коры булса да кавын өлгергән була.

«Яхшы кавын гандбол тубы кебек, бераз пружинлап торырга тиеш. Әгәр ул каты карбыз кебек булса, әле өлгереп җитмәгән дигән сүз. Әгәр кабыгына баскач, бармак эзе калса, кавын артык өлгергән яки бик озак сакланган була», — ди белгечләр.

Өлгергән һәм сыйфатлы колхозчы сорты кавынының кабыгы шома була, торпедо кавыны, киресенчә, кытыршы һәм буразналы. Өлгермәгән җимешнең кабыгы бераз ялтырап тора.

Кавынны автомобиль юлы буенда сатып алмау хәерле. Аның зарарлы матдәләрне үзенә сеңдергән булуы ихтимал.

Кавынны август азагы, сентябрь башында алып ашау хәерле. Соң өлгерә торган җимешләр файдалырак. Аларны элпә астында үстермиләр, агулар һәм химикатларны, минераль ашламаларны да азрак кулланалар.

Шикәр авыруы, ашказаны җәрәхәте ялкынсынган кешеләргә, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга кавын ашамый тору хәерле, дип киңәш итә Роспотребнадзор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100