Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләгенә ияләшкән кошлардан ничек котылырга?

Июльдә бакча җиләге өлгерде, тирә-яктагы кошларның түтәлләрне тар-мар итеп атуы да ихтимал.

news_top_970_100
Бакча җиләгенә ияләшкән кошлардан ничек котылырга?
Салават Камалетдинов

Бакчага ияләшкән кошлардан котылу өчен өч ысул киңәшләр сайтында чыкты.

Сетка

Сетка кошлардан җиләкне саклау өчен иң шәп ысул. Җиләк түтәлләре өстенә күзәнәкләре 2 см чамасы булган сетка алып кайтып урнаштырыгыз. Аннан кошлар үтеп керә алмый, кояш нурларына да комачауламый.

Сетка кую җиңел түгел инде. Аның өчен түтәлләргә аркалар ясарга кирәк, җиләкне җыя башлаганда, сетканы кузгатып торырга туры килә.

Кыенлыклары булса да, сетка кошлардан җиләкне тәгаен саклый.

Гирляндалар

Кошларны куркыта торган гирляндалар ясап куегыз. Диск, фольга, магнитофон кассеталарының ленталарын тезеп, гирлянда ясагыз да җиләк рәтләре арасына тарттырып чыгыгыз. Кояш нурлары шушы ялтыравыклардан чагылып, кошларны куркытып торыр. Ике казык кагып, шуңа гирлянда тарттыру - бик җиңел ысул.

Кошларны куркыта торган ленталар кибеттә дә сатыла. Алар фольга кебек материалдан ясалган. Аның 5 метры 400 сум чамасы тора.

Пакетлар

Гап-гади майка-пакет - шытыр-шытыр килеп торган полиэтилен пакетларны калын таякка бәйләп, түтәл кырыена бастырып куегыз. Җил искән саен пакет кыштырдап, кошларны куркытып торыр.

Кошларны куркыта торган бу җайланма бик матур түгел инде, тик кул астында башка әйбер булмаса, ярап куяр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100