Тәмәке тартуны ташлагач, организмда нинди үзгәрешләр була? | intertat.tatar

Тәмәке тартуны ташлагач, организмда нинди үзгәрешләр була?

Биш елдан соң тамак һәм авыз куышлыгы яман шеше ихтималы 50 процентка кими.

Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагайга сылтама белән РИА Новости язды.

«Заманча белешмә буенча, организмда беренче уңай билгеләрне берничә дистә минуттан соң ук күреп була. Тәмәке тартуны ташлагач, бер елдан соң йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималы 50 процентка кими. Биш елдан соң тамак һәм авыз куышлыгы яман шеше ихтималы 50 процентка кими», — дигән Салагай.