Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларга бирелә торган 10 мең сумны алыр өчен нишләргә кирәк?

Бу бер тапкыр гына түләнә торган акчалар булачак.

news_top_970_100
Балаларга бирелә торган 10 мең сумны алыр өчен нишләргә кирәк?
pixabay.com/ru

Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә, 3 яшьтән 15 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен бер тапкыр 10 мең акча түләнәчәк, диде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Әлеге акчаны алу өчен ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фонды бүлекчәләрендә гариза язарга тиеш. Гражданиннан өстәмә белешмәләр таләп ителми», — дип аңлатты РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Дәүләт хезмәтләре порталында мондый түләү билгеләү турында гаризалар кабул итү бүген, ягъни 12 майда башланачак. Бу акчалар 2020 елның 1 июленә кадәр өч яшь тулачак, әмма әле 16 яше тулмаган барлык балаларга да түләячәк, диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Пенсионный фонд белдерүенчә, дәүләт хезмәтләре порталында «единый портал госуслуг» гариза бирү өчен махсус форма булдыралачак. Әлегә ул форма әзер түгел.

Бу бер тапкыр түләнә торган акчалар, дип белдерделәр ведомствода. Аңа салым тотылмый, башка социаль чаралар билгеләгәндә исәпкә алынмый.

Әлеге түләүне алу өчен ата-аналар 2020 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

Бу ярдәмнән тыш, Путин бала караган өчен түләнә торган пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттыруны тәкъдим итте, ягъни 3375 сум акча 6750 сумга кадәр артачак. Шулай ук ул ана капиталы алмаган гаиләләр өчен апрель, май, июнь айларында ай саен 5 мең сум акча түләргә тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100