Үзара салымны түләмәгән кешеләргә нәрсә була?

Бу уңайдан Саба муниципалитеты сайтында район прокуроры Иван Петров аңлатма биргән.
Гражданнардан үзара салым җыюны кертү мөмкинлеге “Россиядә җирле үзидарәне оештыру” турындагы федераль законда каралган. Җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнардан бер тапкыр үзара салым акчасы җыела. Җыелган акчаларны куллану җирле референдумда хәл ителә.

Шушы ук закон буенча, референдумнарда кабул ителгән карарлар юридик көчкә ия актлар булып санала. Һәм муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри тормышка ашырылырга тиеш.

Кабул ителгән карарларны үтәмәгән очракта, җирле үзидарә органнары гражданнардан акчаны суд тәртибендә алу хокукына ия.

Судта оттырган очракта, үзара салымны түләмәгән гражданнардан үзара салым акчасыннан тыш, дәүләт пошлинасы алына. Аның күләме – 400 сум.

Бу очрактан соң да үзара салымны түләмәгән, ягъни суд карарын үтәмәгән очракта, 100 сум һәм 400 сумлык дәүләт пошлинасыннан тыш, 5 көн эчендә әҗәтле кеше 1000 сум бурыч та түләргә тиеш булачак.

Димәк, 100 сумлык үзара салым турында җирле референдум карарларын үтәмәү аркасында, 1500 сум түләргә туры килә. Бу сумма үзара салымнан 15 тапкыр артык – 100 төп бурыч, 400 сум – дәүләт пошлинасы, 1000 сум – бурыч. 

Ә менә үзара салым түләмәгән өчен кешенең премияләрен кисү - законсыз гамәл.