news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кем күбрәк гайбәт сата?

Кем күбрәк гайбәт сата?

news_top
Кем күбрәк гайбәт сата?
Калифорния университеты галимнәре 467 кешегә яздырып ала торган җайланма беркеткән һәм аларның ни дәрәҗәдә кеше гайбәтен сатканын ачыклаган. Бу хакта "Российская газета" яза. 

Нәтиҗә шуны күрсәтә - кешенең бөтен сөйләшүләренең 14 проценты башка кешеләр турында. Иң кызыгы - яшьләр өлкәннәргә караганда күбрәк гайбәт сата икән. Яшьләрнең гайбәте тискәре рухта булуы ачыкланган.

Кешеләр көненә уртача 52 минут гайбәт сата булып чыккан. 

Иң кызыгы - хатын-кызлар ирләрдән күбрәк гайбәт сөйләшми булып чыккан. Һәм хатын-кызларга тагын бер плюс - аларның башка кеше турында сөйләшүе гадәттә нейтраль характерда була икән. Алар башка кешеләрнең социаль проблемалары турында сөйләшәләр булып чыккан. 

Кереме аз кешеләр дә, бай кешеләр дә бер үк дәрәҗәдә гайбәт сөйләшә. 

Кеше "йолдызларның" түгел, башлыча танышларының гайбәтен сөйләшә икән. Гайбәтнең 75 проценты нейтраль рухта булган. Ә менә тискәре гайбәт уңайга караганда ике тапкыр күбрәк икән. 

Экстраверт - кешеләр белән аралашырга яратучылар күбрәк гайбәт сата икән. Үз эченә бикләнгән кешеләр гайбәтне азрак сөйләшә. 

Шулай итеп, гайбәтне бөтен кеше дә сөйләшә икәнлеге ачыкланган. Шул ук вакытта эксперимент уздыручылар гайбәтнең уңай ягын да ачыклаган. Гайбәт сөйләшеп, кешеләр арасында дуслык һәм бер-берсенә ышану хисе туа икән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар