Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атланмайның чынмы икәнен ничек белергә?

Атланмай ясаганда еш кына үсемлек мае өстиләр.

news_top_970_100
Атланмайның чынмы икәнен ничек белергә?

Атланмай (сыер мае) табигый булган очракта, аңа маргарин да, үсемлек мае да, башка ингредиентлар да кушылмаска тиеш. Анда сөт өсте һәм сөттән башка әйбер булмый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Майның төсе бик ак яки сары булырга тиеш түгел, текстурасы бик йомшак түгел, тик нәфис була.

Туңдырылган табигый майны кискәндә, ул уала, ә ясалма май юка катлам булып киселә.

Чын майны кайнар суга салсаң, ул акрын гына эри, су сөт төсенә керә. Май тиз эресә, аның составында үсемлек майлары бар дигән сүз.

Эссе һавада тәлинкәдә калган май боткага әверелми, ул йомшара гына. Эрегәндә зур тамчылар барлыкка килми.

Өйдә майга бераз марганцовка эремәсе кушып карагыз. Ул ачык төскә керсә, атланмайда хайван майлары гына дигән сүз. Үсемлек майлары белән катнашканда марганцовка төсен үзгәртми диярлек, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100