Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган табиб Евгений Комаровский пневмония турында киң таралган мифларны атады

Вируслы пневмония булган очракта антибиотик кулланырга ярамый, диде Комаровский.

news_top_970_100
Танылган табиб Евгений Комаровский пневмония турында киң таралган мифларны атады
pixabay.com

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский пневмония, аны дәвалау һәм профилактикалау турында киң таралган мифларны атады. Бу турыда ул үзенең Youtube каналында видео урнаштырган, дип яза РИА Новости.

Табиб сүзләренчә, пневмония — диагноз түгел. Бу үпкәләрдә ялкынсыну процессы. Ул бактериаль һәм вируслы булырга мөмкин. Вируслы пневмония булган очракта антибиотик кулланырга ярамый, диде Комаровский.

Моннан тыш, табиб, өзлегүләр булмасын өчен, профилактика өчен генә вируслы пневмония вакытында антибиотиклар куллану дөрес түгел, диде. Бу, киресенчә, тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк, диде.

«Медицина фәне күптән инде антибиотикларны профилактик куллануның ахмаклык булуын дәлилләде. Ул нәтиҗәсез», — дип аңлатты Комаровский.

Аның сүзләренчә, вируслы инфекцияләр вакытында антибиотикларны профилактик чарасы буларак кына билгеләү бактериаль пневмония куркынычы ихтималын берничә тапкыр арттыра.

«Әгәр сез үзегезне яхшы хис итсәгез, температура югары, әмма кислород кытлыгы юк икән, температураны төшерә торган дарулардан тыш башка чаралар кирәк түгел», — дип тәмамлады табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100