news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тастымалларны үсемлек мае ярдәмендә ничек агартырга?

Кыйммәтле кер юу чаралары да кулланасы түгел.

news_top
Тастымалларны үсемлек мае ярдәмендә ничек агартырга?
https://pixabay.com

Аш бүлмәсендәге тастымалларга бик тиз ис керергә, төрле таплар төшәргә мөмкин. Тастымалны үсемлек мае ярдәмендә агарту ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Моның өчен суга үсемлек мае салырга кирәк.

5 литр кайнар суга бер аш кашыгы коры агарткыч матдә, 3 аш кашыгы теләсә нинди кер порошогы һәм 1 аш кашыгы үсемлек мае алыгыз.

Порошокны, агарткычны, үсемлек маен кайнап торган суда эретегез. Зур таз яки чиләк алу хәерле. Шушы эремәгә тастымалларны салыгыз һәм су суынганчы җебетегез. 

Тастымалларны әлеге эремәгә төнгә салып калу хәерле. Ашыгыч булганда, бер-ике сәгать тоту да җитә.

Үсемлек мае тастымал җепселләрендәге тапларны чыгарырга ярдәм итә, порошок белән агарткыч бу процессны төгәлли. 

Аннары тастымалларны тиз генә юып куегыз.  

Аш-су бүлмәсендә катмарлы тукымадан ясалган тастымал тотмау хәерле. Алар бик озак кибә һәм чистарту да кыен, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар