Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кондиционерда күгәрек гөмбәсе бар икәнен ничек белергә?

Өйдә куелган кондиционерны даими рәвештә чистартып торырга кирәк.

news_top_970_100
Кондиционерда күгәрек гөмбәсе бар икәнен ничек белергә?
https://pixabay.com

Кондиционердан әчкельт ис килсә, бу күгәрек гөмбәсе барлыгын күрсәтә торган иң гади билге. Мондый ис чыкса, аны эшләтергә ярамый. Димәк, чистартырга кирәк. Бу турыда Роскачествога сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.

Күгәрек гөмбәсе фатирга урамнан керә, ул туфракта була. Галимнәр сүзләренчә, бер куб метр һавада берничә мең күгәрек гөмбәсе сопрасы булырга мөмкин.

Күгәрек тузан белән бергә теләсә кайсы прибор эченә узып керә. Дым билгеле бер дәрәҗәдә булса, алар шунда ук үрчи. Кондиционер - күгәрек гөмбәсенең яраткан урыннарының берсе.

Кондиционерны айга бер мәртәбә үзегез тикшерегез. Фильтрын һәркем ачып карый ала. Ә тышкы өлешен тикшерер өчен елына бер тапкыр белгеч чакырыгыз. Кондиционерны тикшергәндә, аны электрдан өзегез, маска һәм перчатка киегез.

Өйдә блокның тышын һәм сеткалы фильтрын юып чистартырга була. Моның өчен кондиционерны ачыгыз һәм сеткалы пластиналарны алыгыз. Шул фильтр була инде. Аны су белән юыгыз, бераз вакыт җылы суда чылатып тора аласыз, суга сабын салырга була. Киптерү өчен фен кулланырга ярамый.

Кондиционерның тышын дымлы салфетка белән сөртеп чыгыгыз. Эчен тузансуырткыч белән суыртып алыгыз.

Шуннан соң гына фильтрны урынына куегыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100