«Сабакларын селкетегез»: агроном помидор уңышы арттыруның иң җайлы ысулы турында | intertat.tatar

«Сабакларын селкетегез»: агроном помидор уңышы арттыруның иң җайлы ысулы турында

Бөтен тере нәрсә кебек үк, помидорның да серкәләре иртән иң нәтиҗәле була, шуны истә тотыгыз, ди агроном.

Новосибирск агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Людмила Шубина Огород42 ресурсында бакчачы теплицада помидор уңышы арттыруның иң җайлы ысулларын тәкъдим итә.

  1. Помидорны мөмкин кадәр иртәрәк «даими» урынына күчереп утыртырга кирәк. Үз «өенә» иртәрәк күчерелгән помидор тизрәк уңыш бирә башлый. Билгеле, әгәр сез томатны салкыннан саклый алмыйсыз икән, моны эшләргә ярамый.
  2. Полкарбонат теплицаларда помидор котырып үсә, әмма уңыш бирми. Сәбәп мондый теплицаларда температура режимы дөрес булмауда. Помидорга һава җитми, шуңа күрә ул чәчәк атса да, помидоры төшми. Җилләтергә, һава кертергә кирәк. Көн үзәгендә үтәли җил ясарга кирәк.
  3. Температура 30 градустан югарырак булганда «кысыр чәчәк» (стерильная пыльца) дигән күренеш барлыкка килә. Чәчәк төшә, әмма помидоры барлыкка килми, чөнки серкәләнми. Помидорның серкәләре авыр, югары температура булганда серкәләнү кыенлаша, ди ул. Бакчачы чәчәк аткан помидор сабакларын иртән иртүк җиңелчә генә селкетеп чыгарга киңәш итә. Агроном ханым әйтүенчә, серкәләр «тере» чагында коелып, серкәләнәчәк. «Мөмкин кадәр иртәрәк йокыдан торып эшләгез. Бөтен тере нәрсәнеке кебек үк, помидорның да серкәләре иртән иң нәтиҗәле була, шуны истә тотыгыз. Иртән торсагыз, уңарсыз», — дип елмаеп киңәш бирә дөньяны күп күргән белемле ханым.