Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә хатын-кызларга нинди профессияләрдә эшләү тыела?

Хатын-кызлар өчен тыелган профессияләр былтырга караганда дүрт тапкырга кимеде.

news_top_970_100
Россиядә хатын-кызларга нинди профессияләрдә эшләү тыела?
pixabay.com

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган профессияләргә үзгәреш кертте, дип хәбәр итә ТАСС. Бу «хатын-кызлар соравы» буенча һәм бу профессияләрдә эшләү техник яктан җиңеләю сәбәпле эшләнде, диелә.

2019 елда Россия хатын-кызлары өчен тыелган профессияләр саны 456 иде. Быелдан алар 100гә калды. Мәсәлән, «авиационный механик (техник) по планеру и двигателям», «техник по крылу», «инженер, занятыми непосредственно на техническом обслуживании самолетов (вертолетов)» профессияләрендә хатын-кызлар да эшли ала. Шулай ук электропоезд машинисты, тракторчы, парашютист, балыкчы, боцман, шкипер, матрос булып эшләргә дә ярый.

Хәзер хатын-кызлар өчен тыелган профессияләр:

Металлургия һәм тимерчелек белән бәйле профессияләр — тимер, электр белән эретеп ябыштыручы, тимер эретүче, эрегән тимерне тигезләүче, эрегән тимерне агызучы һ.б.

Төзелештәге авыр эшләр: арматура куючы, асфальт-бетон салучы, җир казучы, түбә ябучы, автогрейдерда, бульдозерда эшләүче, таш ватучы, тигезләүче.

Тау токымнары табуда эшләүчеләр: шартлатучылар, токым ватучылар, җир бораулар җиһазларын урнаштыручылар, торф табучылар, канау казучылар.

Домна мичендә эшләүчеләр.

Гражданнар авиациясендәге җаваплы һәм ягулык белән эшли торган профессияләр: авиацион механик, ягулык-майлау материаллары белән эшләүчеләр, багаж төяүчеләр, слесарьлар.

Тимер юлда эшләүчеләр: дрезина, тимер юл йөртүче, кочегар, юлларны ремонтлаучы, йөк поездларында кондуктор, машинист, пар казаннарын төзәтүче.

Су транспорты: сал агызучы, водолаз.

Авыл хуҗалыгында: йөк машинасын йөртүче (2,5 тоннадан артыграк булганда), үләксә ташучы, мал чалучы, тире эшкәртүче.

Авыр йөк күтәрү, агулы матдәләр белән эшләү, биналарны сүтү, кайнар мичкә, җир астына төшү белән бәйле эшләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100