Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел тәмләткечләр ашауның нинди зыяны бар?

Теплицада үстерелгән яшел үләннәрдә куркыныч авыру китереп чыгара торган микроорганизмнар булырга мөмкин.

news_top_970_100
Яшел тәмләткечләр ашауның нинди зыяны бар?
Михаил Захаров

Роспотребнадзорның Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең Туклану гигиенасы өлкәсендә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Надежда Раева сүзләренчә, яшел тәмләткечләр ашау организмга зыян китерергә мөмкин.

Санитар-химия таләпләренә туры килмәү сәбәпле, проблемалар чыгуы ихтимал. Шулай ук яшел үләннәрдә паразитлар да булырга мөмкин. Былтыр продукциянең 1,1 проценты таләпләргә туры килмәгән, аеруча нитратлар күләме буенча. Бу турыда радио Sputnik хәбәр итте.

Әгәр яшел тәмләткечләрне җиһазланмаган теплицаларда үстерсәләр, анда гельминт күкәйләре булырга мөмкин. Алар кеше организмына кергәч, куркыныч авырулар, мәсәлән, гельминтоз һәм аскаридоз китереп чыгаруы ихтимал.

Былтыр тикшерелгән үрнәкләрнең 2,2 проценты таләпләргә туры килмәгән. Раева яшел тәмләткечләрне пакеттан алуга ук ашамаска, башта өстәмә эшкәртергә киңәш итә.

Хроник авырулар булмаса, көнгә 100-150 грамм яшел үләннәр ашау сәламәтлек өчен файдалы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100