Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттә нинди арзанлы һәм файдалы ризыклар алып була?

Бу ризыклар теләсә кайсы кибеттә сатыла.

news_top_970_100
Кибеттә нинди арзанлы һәм файдалы ризыклар алып була?
Салават Камалетдинов

Файдалы ризык кыйммәтле булырга тиеш дигән сүз түгел әле. «Сәламәт туклану» фәнни-тикшеренү үзәгенең башкарма директоры Зинаида Медведева шулай дип саный. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Мәсәлән, тавык йомыркасы файдалы һәм арзанлы ризыкларның берсе булып тора. Йомыркада аминокислоталар җыелмасы бар, даими рәвештә атнасына өч-биш йомырка ашаган очракта, инсульт ихтималы кими, дип сөйли эксперт.

Арзанлы һәм файдалы ризыкларның тагын берсе — карабодай. Анда мөһим микроэлементлар, органик кислоталар, кальций һәм фосфор бар. Карабодай ашау йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы йогынты ясый.

Кузаклыларны — фасоль, ясмык, борчакны коры килеш алып, үзең пешереп ашау хәерле. Аксым күп булу сәбәпле, алар туену хисен озак сакларга ярдәм итә, кеше артыгын ашамый. Шулай ук алар канда шикәр микъдарын яхшырта, аның тирбәлешен булдырмый.

Кәбестәдә 16 төрле аминокислота бар, кишер А витаминына һәм клетчаткага бай, суганда фруктаннар була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100