Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөрем газы белән агуланудан ничек сакланырга?

Газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы зур.

news_top_970_100
Сөрем газы белән агуланудан ничек сакланырга?
pixabay.com/ru

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сөрем газы белән агуланудан саклану өчен киңәшләр бирде. Бу хакта Известия газетасы яза.

Коткаручылар әйтүенчә, сөрем газын ачыклау бик авыр. Чөнки аның исе дә, төсе дә юк. Шуңа күрә үзеңне ничек хис итүгә карарга кирәк. Йокы килү, йөрәк тибеше ешаую, акыл эшчәнлеге бозылу — агулану билгеләре булырга мөмкин. Мондый вакытта тизрәк саф һавага чыгарга кирәк.

«Сөрем газы белән агуланмас өчен һәрвакыт газ, мич һәм вентиляциянең төзек булуын тикшереп торырга кирәк. Бу җиһазларны кулланыр алдыннан тяганы тикшерергә, ә мичкә якканда игътибарлы булырга кирәк», — диделәр министрлыкта.

Шулай ук тәрәзәләрне ешрак ачарга, җилләтергә кирәк. Ә иң яхшысы өйдә җыелган газ күләмен контрольдә тота торган система урнаштыру.

«Сөрем газы белән агуланган кешене аңына китерергә һәм аңа куркынычсыз шартлар тудырырга кирәк. Ясалма сулыш бирергә, йөрәккә туры булмаган массаж ясарга һәм тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк», — диделәр МЧСта.

Газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы зур. Шулай ук мичкә ягып җылытыла торган өйләрдә һәм мунчаларда да мондый куркыныч бар. Чөнки утыннар тулысынча янып бетмәгән килеш мичне томаларга мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100