Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан вакцинаның беренче өлешен ясаткач, QR-код бирәләрме?

Сертификат алу өчен ике компонент та ясалган булырга тиеш.

news_top_970_100
 Коронавирустан вакцинаның беренче өлешен ясаткач, QR-код бирәләрме?
https://pixabay.com

Россиядә коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ясаткач, QR-код бирелми. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Кодны бары тик икенче прививканы ясаткач кына бирәләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын кадатканнан соң ук QR-код бирү планлаштырылмый.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты — бер ел. Баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов вакцинация турындагы махсус туры эфирда шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Әгәр вакцинация турында сөйлибез икән, ул — бер, авыру хакында әйткәндә 6 ай тәшкил итә», — дип искәртте спикер.

Сертификатның гамәлдә булу вакыты вакцинаның төренә бәйле түгел. Ягъни ул кайсы прививканы («Спутник V», «КовиВак» яки «Спутник Лайт») кадатуга да карамастан, бер ел гамәлдә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100