news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көзге сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсак утыртканчы, түтәлне дөрес итеп эшкәртергә кирәк.

news_top
Көзге сарымсакны кайчан утыртырга?
https://pixabay.com

Көзге сарымсакны утырту турында киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Тәҗрибәле бакчачылар көзге сарымсакны октябрьнең уртасыннан азагына кадәр утырта. Сарымсакны ноябрь башында да утыртырга ярый.

Сарымсакны моңа кадәр суганчалар үскән урынга утыртырга ярамый. Утыртыр алдыннан түтәлне дөрес итеп эшкәртергә кирәк. Ул 30 см биеклектә булырга тиеш. Түтәлнең өске катламы — 15 см чамасы — черегән тирес, балык яки сөяк оны, комплекслы ашламадан ясала.

Аннары түтәлгә яхшы итеп су сибегез, өстеннән биш сантиметр чамасы мүлчә салыгыз.

Сарымсак бүлбеләрен 10 см тирәнлектә, бер-берсеннән 15 см ераклыкта утыртыгыз. Буразналар арасы 20 см чамасы булырга тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар