Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластиктан ясалган әйберләр ничә ел таркалмыйча ята?

Пластик әйберләр таркалганда барлыкка килгән зарарлы матдәләр грунт суларына эләгә һәм эчә торган су яраксызга әверелә.

news_top_970_100
Пластиктан ясалган әйберләр ничә ел таркалмыйча ята?
Александр Эшкинин

Супермаркеттан алган пакетлар, тәрәзә рамнары, телефоннар һәм компьютерлар, җиһазлар һәм башка көндәлектә кулланыла торган әйберләр пластиктан ясала. Синтетик тукымалардан ясалган әйберләр бик озак еллар таркалмый. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Бер елда кешелек йөзләрчә миллион тонна пластик эшләнмә ясый. Аннары чүплеккә чыгарып ыргыта. Бу әйберләр тиз генә таркалмый.

Технологик процесска бәйле рәвештә, пластик әйберләр уртача 400-700 ел эчендә таркала. Супермаркеттан алынган пакет таркалу өчен 100-200 ел, телефон корпусы өчен - 600-700 ел кирәк.

Чагыштыру өчен - пыяла шешә таркалу өчен миллион ел кирәк булырга мөмкин.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, пластик турыдан-туры тере табигатькә зыян салмый. Аның химик матдәләре токсик булмый. Тик туфракка эләккәч, пластик әйберләр вак кисәкчеләргә бүленә, шулай итеп алар әйләнә-тирәгә матдәләр тарата башлый. Бу хлор, токсик яки канцероген матдәләр булырга мөмкин. Алар грунт суларына эләгә һәм эчә торган су яраксызга әверелә.

Пластикның микрокисәкчеге бөҗәкләр һәм хайваннарның ашказанына эләккәч, турыдан-туры сәламәтлеккә зыян китермәсә дә, ашкайнату эшчәнлеген бозарга мөмкин. Бу проблема Дөнья океанында яхшы күзәтелә. Бирегә ел саен дистәләрчә миллион тонна пластик калдыклары эләгә.

Пластикны чүп полигоннарында дөрес итеп эшкәртү һәм утилизацияләү - планетадагы тереклекне пластик таркалганда барлыкка килә торган зыяннан тере организмнарны саклауның бердәнбер ысулы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100