news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Онкологиянең беренче сигез билгесе

Бу билгеләрнең берсен генә булса да сизсәгез, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

news_top
Онкологиянең беренче сигез билгесе
https://pixabay.com

Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу онкология авыруы якынлашуны күрсәтә торган билгеләрне танырга һәм ракны ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу турыда Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, профессор, терапевт Аркадий Верткинга сылтама белән НТВ хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, дөньяда онкологик авырулардан үлүчеләр саны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң икенче урында.

Верткин сүзләренчә, яман шеш турында сигез төп билге хәбәр итә. Бу:

  • сидек һәм дефекция ритмнары үзгәрү,
  • төзәлми торган яралар барлыкка килү,
  • гадәти булмаган кан китү яки канлы бүлентекләр чыгу,
  • берәр органда тыгыз урыннар барлыкка килү,
  • ашкайнату эшчәнлеге бозылу,
  • йоту белән проблемалар килеп чыгу,
  • тәндәге миңнәрнең рәвеше үзгәрү,
  • көчле һәм бетми торган ютәл, тавыш карлыгу.

Әгәр кешедә югарыда күрсәтелгән билгеләрнең берсе барлыкка килсә, ул терапевтка күренергә һәм кирәк булса, онкологка юллама алырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар