Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авызда әче тәм ник барлыкка килә?

Бу авыруны ике-өч атнада дәвалап була.

news_top_970_100
Авызда әче тәм ник барлыкка килә?
https://pixabay.com

Табиб-хирург һәм онколог Иван Карасев авызда әче тәм, яндырган кебек хис һәм тел сары төскә керүнең сәбәпләрен атаган. Бу турыда Лента.ру хәбәр итте.

Алда санап үтелгән билгеләр булганда, 95 процент очракта кешенең уникеилле эчәклегеннән үт сыеклыгы ашказанына керә дигән сүз.

Үт сыеклыгы ашказанындагы кислота белән кушылып, үңәчкә, аннары авыз эченә эләгә. Бу ашказаны кардиясе дөрес эшләмәсә яки диафрагманың үңәч тишемендә бүсер булган очракта килеп чыгарга мөмкин.

«Хроник халәт булган очраклар бар. Шул вакытта хроник ларингит кебек авыру да килеп чыга. Гастроскопия, корсакка УЗИ ясарга, гастроэнтерологка күренергә кирәк», — ди табиб.

Бу проблемаларны дәвалау ике-өч атна дәвам итә, шуннан соң проблема бетәргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100