Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыярларны суган кабыгы белән ничек дәваларга?

Бакчачылар яшелчәләрне төрле авырулардан дәвалау ысуллары белән уртаклаша.

news_top_970_100
Кыярларны суган кабыгы белән ничек дәваларга?
https://pixabay.com

Кыяр җылы һәм дым ярата. Шулай ук бу яшелчәне ярата торган корткычлар да шактый. Кыяр яфраклары бераз гына саргая башласа да, аларны шундук дәваларга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кыяр үстерүчеләр өчен суган кабыгы шәп ярдәмче була. Анда кальций, калий, марганец, магний, тимер, бакыр, селен, хром, бор һәм кыяр үссен өчен кирәкле башка матдәләр дә бар. Суган кабыгы туфрактагы микрофлораны бетерә, яшелчәне микроэлементлар белән тукландырып тора. Шулай итеп кыяр уңышын арттыра.

Ике уч коры суган кабыгын ун литрлы эмальле чиләккә салыгыз, өстенә тутырып су салыгыз һәм 5 минут кайнатыгыз. Аннары уттан алып, төнәтегез дә сөзегез. 

Бер чиләк суга 2 литр төнәтмә салыгыз һәм кыяр яфракларына лейка яки сиптергеч ярдәмендә сибеп чыгыгыз. Бу эшне иртән эшлиләр.

Калган суган кабыкларын мульча итеп кулланыгыз, ул туфракны көпшәкләндерер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100