Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имбирне тәрәзә төбендә һәм бакчада үстерү сере

Имбирне бакчаның көньяк өлешенә утыртырга кирәк.

news_top_970_100
Имбирне тәрәзә төбендә һәм бакчада үстерү сере
https://pixabay.com

Имбирне тәрәзә төбендә дә, бакчадагы түтәлдә дә үстереп була икән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Имбирне тамырын бүлгәләү ысулы белән генә үстерәләр. Тамырны кибеттә сатып алганда яшьрәген сайлагыз, кабыгы шома булсын. Анда бөреләре күренеп торганын алыгыз. Имбир бөреләре бәрәңге күзе кебек була.

Аны гыйнварда үстерә башлыйлар. Башта сыек кына марганцовка эремәсендә 2-3 сәгать тотыгыз. Аннары һәр өлештә ике бөре калырлык итеп бүлегез. Бүлбеләрне агач тартмаларда дренаж һәм грунт салып үстерәләр.

Апрель-май аенда имбирне ачык грунтка чыгарып утырталар. Һава температурасы 25 градустан төшми торган вакытны сайлагыз. Үсемлек бакчаның көньяк өлешендә үсәргә тиеш. Ләкин аны туры кояш нурларыннан саклагыз. Өстенә түбә кебек әйбер куйсаң да ярый.

Имбир көпшәк туфракта яхшы үсә. Аны утырта торган тишеккә дренаж өчен гравий, аннары ком, шуннан соң гына черемәле туфрак салырга кирәк.

Үсентенең тамырларын 10 см тирәнлеккә утыртыгыз, бөреләр өскә таба карап торсын. Беренче 7-10 көндә даими су сибеп торыгыз. 10-14 көннән имбир яфрак чыгарыр, аннары су сибүне киметегез.

Кичке якта үсемлеккә су сибегез, көндез сипсәң үсемлек пешәргә мөмкин.

Имбирне өйдә тәрәзә төбендә дә нәкъ шул тәртиптә үстереп була.

Уңышны көзнең соңгы айларында алалар. Аны җыяр алдыннан 5-7 көн су сипмиләр. Казып алынган тамырларның ян тамырчаларын өзеп алырга, аларны 2-3 көн буена җылы, җилләтелгән урында тотарга кушыла. Кипшегән тамырларны 4 градус температуралы урында сакларга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100