Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирусны «аяк өсте» уздырганыңны күрсәтә торган биш билге

coronavirus-monitor.ru сайты коронавирусның җиңел формасын ничек ачыкларга мөмкин икәнлеген яза.

news_top_970_100
Коронавирусны «аяк өсте» уздырганыңны күрсәтә торган биш билге
pixabay.com

Иң дөрес һәм иң төп күрсәткеч — тест тапшыру. G классындагы антитәнчекләр булса, димәк сездә инфекция булган. Ул коронавиурс белән авырганнан соң 10-12 көннән барлыкка килә. Икенчесе — М классындагы антитәнчекләрнең булмавы. Алар булса, димәк, сез яки авыру стадиясендә, яки савыга башлагансыз гына.

Берничә көн рәттән температураның «кәеф боза» торган югарылыкта — +37…+37,5°C торуы. Хәл китә, кеше тиз арый. Тамак авырта, томау, киресенчә, күзәтелми.

2-3 көннән тән сызларга мөмкин. 3-4 көннәргә ис сизү бетә яки азая. Кайвакытларда йөткертә, аерым очракларда кеше косарга, укшырга мөмкин, эче бозыла.

4-6 көннәрдә салкын тигән симптомнар көчәя, томау, ютәл барлыкка килергә мөмкин, кайберәүләрнең тамак авырта, сулыш кыенлаша.

Бер атнадан соң бу күрсәткечләр юкка чыга, кешедә ис сизү югалмаса, ул үзенең авырганын белми дә калырга мөмкин. Әмма ул авыруны таратырга мөмкин.

«Чын» коронавирус билгеләре:

Һәр өченче авыру ис сизми башлавын әйтә.

Кайбер очракларда тәнгә таплар чыга, аеруча аяк бармаклары тап-тап булып кызара, кайберәүләрдә зәңгәр төсмер була. Тәнгә тап чыгу еш кына балаларда күзәтелә.

Коронавирус вакытында күп кешеләр хәлсезлек сизә.

Шулай ук эч бозылу күзәтелә.

Тагын бер күрсәткеч — конъюнктивит.

Коронавирус еш кына пневмония китереп чыгара. Билгеле, бу очракта авыру «аяк өсте» уза дип әйтеп булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100