Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдән торып эшләүгә күчүчеләргә алты киңәш

Читтән торып эшләү вакытында кеше нинди проблемалар белән очраша? Аларны ничек җиңәргә? Психолог-консультант Оксана Нараленкова үзенең киңәшләрен бирә.

news_top_970_100
Өйдән торып эшләүгә күчүчеләргә алты киңәш
pixabay.com

Коронавирус пандемиясе вакытында, үзизоляциядә утыру сәбәпле, күпләр өйдән торып эшләргә мәҗбүр булды. Баштарак пижама киеп, диванга кырын ятып эшләү рәхәт тоелса да, атна ахырына аның кимчелекле яклары да күренә башлады.

Читтән торып эшләү вакытында кеше нинди проблемалар белән очраша? Аларны ничек җиңәргә? Психолог-консультант Оксана Нараленковадан файдалы киңәшләрне «Московский комсомолец» газетасы яза.

Аралашу җитмәү проблемасы!

Башкалар белән йөзгә-йөз карап аралашуда кешенең барлык тою органнары катнаша. Без әңгәмәдәшебезнең мимикасын, реакциясен күрәбез, аны ишетәбез, исен сизәбез.

Безнең психикабыз нормаль эш режимына күнегә, шуңа күрә озак вакыт эшкә сәләтлелеген югалтмый. Башка төрле аралашу чаралары ярдәмендә (телефон, скайп, zoom һ.б) сөйләшкәндә исә, кешенең берничә психологик ресурсы сарыф ителә. Онлайн-сөйләшү вакытында ул бик игътибарлы булырга, әңгәмәдәше өчен кайбер фикерләрне үзе уйлап бетерергә, аның үз-үзен тотышын анализларга мәҗбүр. 

Бу проблема белән очрашасыгыз килмәсә, онлайн аралашулар өчен төгәл вакыт билгеләгез. Офиста эшләгәндә 2 сәгатьлек киңәшмә үткәрү сезнең өчен гадәти күренеш икән, онлайн режим кысаларында аның вакытын ике тапкыр кыскартырга кирәк. Киңәшмә вакытында төгәл, кирәкле фикерләрне генә җиткерү, башкаларга да сүз әйтер өчен вакыт калдыру зарур.

Тәүлек дәвамында компьютер артында утыру!

Өйдән эшләгәндә кеше күп вакытын компьютер артында уздыра. Ә инде күңел ачу һәм ял итү өчен дә (фильмнар, спектакльләр карау, электрон китаплар уку) гаджетлар куллануны исәпкә алсак, тәүлек буе экран каршыннан китмибез дияргә була. Компьютер каршында озак утыру күзгә, умырткага, аеруча аның күкрәк өлешенә, билгә зур зыян китерә. Гәүдәнең аскы өлеше бөтенләй хәрәкәтләнми, диярлек. Бу кече таз органнары һәм аякларда кан йөрешен киметә.

Әлеге проблемадан котылу өчен, һәр 30 минут саен күзләрне экраннан читкә юнәлтеп ял иттерергә кирәк. Тәрәзәдән урамга, агачларга, күккә карагыз. Утыру рәвешен дә үзгәртергә онытмагыз. Мәсәлән, компьютерны биек комод өстенә, яки үтүкләү тактасы өстенә куеп, баскан килеш эшләргә мөмкин. Диванга яртылаш ятып эшләргә була. «Утырып-басып-ятып» эшләү рәвешен һәр 30 минут саен алыштырырга, бу вакытта иң яраткан физик күнегүләр ясап алырга онытмыйбыз. Тәнне язу өчен тиз генә аш бүлмәсен җыештырып чыгару, яки идәннәрне сөртеп алу да файдага булыр. 

Бетми торган эш көне!

Өйдән эшләгән вакытта эш графигын төгәл үтәү мөмкин түгел. Йокы, гаилә белән аралашу һәм хобби өчен билгеләнгән вакыт сизелерлек кыскара. Бер мизгелдә үзеңне бөтенләй хәлсез итеп тоя башлыйсың. Мондый эмоциональ арыган вакытта эшне югалту куркынычы да ерак йөрми. 

Өйдән эшләгәндә үзегезгә аерым почмак булдырыгыз. Бу урынның диван яки аш бүлмәсендәге өстәл булмавы хәерлерәк. Көнлек план төзегез һәм аны төгәл үтәгез. Эш тә, төшке аш та үз вакытында булырга тиеш. Йокыдан будильник белән торыгыз. Билгеләнгән вакытта эш программаларын ябыгыз, төнгә кадәр социаль челтәрләрдә һәм чатларда утырмагыз. Эшегез ничек кенә тыгыз булуга карамастан, кызыксынуларыгыз һәм гаиләгез белән аралашу өчен вакыт калдырыгыз. 

Киенергә һәм матурланырга кирәкме?

Өйдән эшләгәндә киемне алыштыру кирәк кебек тоелмый. Ә чәчне нигә тарарга? Барыбер сине беркем дә күрми бит. Шул рәвешле фикер йөртсәгез, үзегездә иртәнге душны керергә дә көч тапмый башлаячаксыз.

Киемне алыштырып, без тәнебезгә һәм баш миебезгә яңа эшчәнлек башлау турында сигнал бирәбез. Һәр кием кешенең тормышындагы ролен билгели. Мәсәлән, бу кием белән мин — укытучы, бу толстовканы киеп диванда китап укырга яратам, мин хәзер шортик һәм футболкадан, димәк, йога белән шөгыльләнергә вакыт.

Сөйләшәсе киләме?

Эштә без актив рәвештә хезмәттәшләребез белән аралашабыз. Кешегә балалар яки киләчәк отпускка карата планнар турында ваемсыз гәп алышу кирәк. Ә инде алда торган проектның авырлыгы турында зарланып алу, хезмәттәшеңнән эш буенча киңәш ишетү һөнәри мохит эчендә кайнарга һәм үзеңне әлеге һөнәри берлекнең өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. 

Мондый аралашуларны онлайн формада оештырырга мөмкин. Ләкин аларның форматы эш киңәшмәсе форматыннан аерылып торырга тиеш. 

Тәнегез авыртамы? Спорт сезгә ярдәмче!

Әгәр сезнең тормышта моңа кадәр спорт булмаган икән, җәяү өйдән эшкә бару һәм кире кайту маршрутын җәяү үтү дә үзенчә бер активлык булып тора. Ә өйдән эшләгәндә, кеше аннан да мәхрүм. 

Физик активлык баш мие эшчәнлеген, акыл хезмәтен яхшырта. Бу фән тарафыннан расланган факт. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү эмоциональ бушанырга ярдәм итә, тәнне язып җибәрә.

Хәзер интернет киңлекләрендә күп тренерлар онлайн күнекмәләр уздыралар. Аларны күбесенчә бушка яки арзан бәягә тәкъдим итәләр. Тик алтын кагыйдәне истән чыгармаска: физик күнегүләрне әкрен темп белән башлап, аз-азлап кына арттырырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100