news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен канны нәкъ атсыз бармактан алалар?

Атсыз бармак өслегендә нерв күзәнәкләре азрак.

news_top
Ни өчен канны нәкъ атсыз бармактан алалар?

Кан алганда нәкъ менә атсыз бармакны тишүнең сәбәбе фактлар сайтында язылган.

Беренчедән, чәнти бармак белән баш бармакның тышчасы кул чугы тышчасы белән тоташкан. Аларны тишкәч, инфекция керсә, ул бөтен кулга тарала. Имән бармак, урта бармак һәм атсыз бармаклар исә кул чугы тышчасыннан изоляцияләнгән, шуңа күрә инфекциягә бармактан читкә китү катлаулы була.

Икенчедән, атсыз бармак өслегендә нерв күзәнәкләре азрак, шуңа күрә бу урынны тишкәндә бик авыртмый.

Өченчедән, атсыз бармак бите кеше эшчәнлегендә башкаларыннан азрак кулланыла, шуңа күрә анда пластырь ябыштыру эшләргә комачауламый. Өстәвенә бу бармак битендә тән тиресе дә юкарак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар