Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машиналарына техосмотр уздырмаган кешеләргә нәрсә булачак?

1 марттан техосмотр барышын камерага теркәп бара башлаячаклар.

news_top_970_100
Машиналарына техосмотр уздырмаган кешеләргә нәрсә булачак?
"Татар-информ" архивы

Әгәр машина чынлап та техосмотр узмаган булса, Эчке эшләр министрлыгы 1 марттан диагностика карталарын гамәлдән чыгарачак. Бу хакта «Транспорт чараларына техник карау уздыру» федераль законына сылтама белән «Смотрим» басмасы хәбәр итә.

Картаны гамәлдән чыгару турында билге Техосмотрларның бердәм мәгълүмати системасы кертеләчәк. Ә мондый карта биргән операторларга 100 меңнән 300 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Моннан тыш, 1 марттан техосмотр барышын камерага теркәп бара башлаячаклар. Диагностика урыныннан координаталары күрсәтелгән фотолар, аның көнен, башлану һәм төгәлләнү вакытын шулай бердәм системага җибәрәчәкләр.

Диагностика картасын электрон форматта бирәчәкләр, әмма теләгән кеше аның кәгазь нөсхәсен дә ала алачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100