news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баш яхшырак эшләсен өчен нәрсә ашарга?

Диңгез кәбестәсен коры килеш ашау хәерле.

news_top
Баш яхшырак эшләсен өчен нәрсә ашарга?
https://pixabay.com

Диңгез кәбестәсен даими рәвештә ашау баш мие эшчәнлеген яхшырта. Бу ризык калкансыман биз авыруларын да профилактикалый. Нутрициолог Ольга Ковиненко РИА Новостига шул хакта сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, диңгез кәбестәсендә органик йод күп, магний, цинк, хром, майлы кислоталар, антиоксидантлар, А, В төркеме, С, Е, D, K витаминнары күп була. Шуңа күрә ул энергия һәм яхшы кәеф бирә, матдәләр алмашын яхшырта, эчәклек эшчәнлегенә булыша, шлакларны чыгара.

«Диңгез кәбестәсен коры килеш алу хәерле. Банкалардагысында консервантлар һәм тәмләткечләр күп була», — ди Ковиненко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар