news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Картлык этаплары: организм ничә яшьләрдә зур үзгәрешләр кичерә?

Галимнәр кеше организмында өч тапкыр зур үзгәрешләр була, ди.

news_top
Картлык этаплары: организм ничә яшьләрдә зур үзгәрешләр кичерә?
pixabay.com

Стенфорд университеты галимнәре әйтүенчә, кан сыйфатында 34, 60, 78 яшьләрдә җитди үзгәрешләр була. Бу хакта Nature Medicine журналы яза.

18-95 яшьлек 4 меңнән артык кешенең канын тикшергәч, кан составындагы аксым шушы яшьләрдә үзгәреш кичерә икәне ачыкланган. Аксым составыннан чыгып, кешенең яшен әйтүе кыенлык тудырмый икән.

34,60,78 яшьләрдә организмда зур үзгәрешләр булуы ачыкланган. Иң тиз картайган орган - бавыр.

Организмдагы үзгәрешләрне ачыклагач, шушы аксымнар составына тәэсир итеп, картлыкны кичектереп булачак дип саный галимнәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар