news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Физик күнегүләрдән ясамыйча гына ябыгып буламы?

Диетологлар спорт белән шөгыльләнмичә генә ябыгырга теләүчеләр өчен киңәшләрен бирде.

news_top
Физик күнегүләрдән ясамыйча гына ябыгып буламы?

Диетологлар спорт белән шөгыльләнмичә генә ябыгырга теләүчеләр өчен киңәшләрен бирде. Бу хакта, Food News сайтына нигезләнеп, "РИА Новости" яза.

Беренче чиратта рационга аксымга бай ризыклар кертергә кирәк. Болар ит, кош-корт, балык, кузак һәм тофу. Шулай ук баллы эчемлекләрдән, шул исәптән энергетиклардан баш тартырга кирәк.

Диетологлар шулай ук азыкны билгеле бер сәгатьләрдә кулланырга мөмкин булган интерваль туклану режимын сынап карарга киңәш итә.

Моннан тыш, стрессны киметү бик мөһим. Психологка мөрәҗәгать итү, медитация белән шөгыльләнү, туганнар һәм дуслар белән ешрак аралашу кирәк. Белгечләр вакытында йокларга ятуның сәламәтлек өчен әһәмиятле булуын әйтә. Шулай ук гадәти спорт күнегүләре урынына урамда йөрергә, өй җыештырырга, бакчада эшләргә киңәш итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар